erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җирдәге тормыш кызыксындырды (+фотолар)

Бүген Арча районында “РЖД” акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе-генераль директоры өлкән киңәшчесе Максим Топилин булып китте.


Бүген Арча районында “РЖД” акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе-генераль директоры өлкән киңәшчесе Максим Топилин булып китте. 
Аны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде. 
Максим Топилин мәшгульлек үзәге аша үз эшен ачарга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган арчалар янында булды. Шуларның берсе Арчада торт ясау остасы Ландыш Королькова. Бу ярдәм акчасын ул кондитер продукциясе җитештерү өчен кухня ясауга тоткан.
–  145 мең сум акча алдым. Тик ул гына җитмәячәк, әлбәттә. Без әле кондитер цехы ачуны да планлаштырабыз. Бар эшне дә ирем Алексей белән бергә башкарып чыктык, – диде Ландыш. – Киләчәктә кофейня, Казанда филиал ачарга да уйлыйм. 
Ландыш Королькова һөнәре буенча инглиз теле укытучысы. Дүрт ел эшләгәннән соң декрет ялына китә һәм тик ятмас өчен тортлар пешерә башлый.
– Мнн иҗат итәргә бик яратам. Төрле тәмле ризыклар пешереп, өйдәгеләрне сыйлый идем. Бервакыт Казанга дусларга туган көнгә баргач, өстәлгә мастикалы, өстенә төрле фигуралар ясалган торт чыгарып куйдылар. Минем дә шундый торт ясыйсым килде. Тәвәккәлләп тотындым. Беренчесендә үк килеп чыкты. Аннан туганнарга, дусларга, күршеләргә ясый башладым. Тора-бара заказ бирүчеләр барлыкка килде. Вк да үз төркемемне ачтым. Ясаган әйберләремне фотога төшереп шунда куя башладым. Хәзерге вакытта көнгә 3-4, ялларда 8-10 торт ясыйм, – диде Ландыш. 
Ул туйларга зур тортлар да пешерә. Искиткеч матур һәм тәмле чыга алар. Останың үзе әйтүенчә, Казан шәһәрендә яшәүчеләр дә заказ бирә икән. Моннан тыш Ландыш капкейкалар да ясап сата.
Мөндештә яшәүче Зөһрә Сәлахова талкыш каләвә эшли. “Аның белән барысы 15 кеше шөгыльләнә. Һәм шуларның берсе мин”, – ди Зөһрә.
Милли ризыклар пешерү остасы үз өлкәсе буенча үткәрелгән бер генә бәйгедән дә читтә калмый, катнаша һәм акчалар да ота. Гранд акчасына эш өчен кирәкле җиһазлар алып куйган. Ярдәм акчасын да ул шушы максатта кулланган. Зөһрә өендә эшли. Шуның өчен уңайлыклар тудырган. Талкыш каләвәдән тыш ул өй токмачы кисеп сата. “Аны хәтта җиткерә дә алмыйм. Бик яратып алалар”, – ди. Продукциянең урнаштыру проблемасы да юк икән.
– Сәүдә нокталары белән эшлим, сораган кешегә илтеп тә бирәбез. Ирем бик булыша. Аннан атна саен Казанга агропаркка барып сатам. Үзем. Чөнки үз продукциясен хуҗасыннан башка берәү дә оста итеп сата алмый. Төяп барам, буш кул белән кайтам, – диде Зөһрә Сәлахова.  – Киләчәктә чәк-чәк, кырмыска оясы ясауны да күздә тотам. Кечерәк кенә бер цех ачарга планлаштырам.
Арчада яшәүче Ләйлә Гариповага милли сувенир продукциясе  җитештерү буенча халыкны социаль яклау бүлегеннән социаль контракт нигезендә ярдәм акчасы бирелгән. Шуңа ул тегү машинасы, сувенирлар ясау өчен материаллар алган. Ләйлә гаражын эшләп чыгып, шунда үзенә цех булдырган. Шунда төрле сувенир продукциясе эшләп ята. 
–  Урнаштыру проблема түгел. Кеше хәзер андый әйберне бик күп ала. Район хакимиятенә дә рәхмәтлемен. Бер генә чарадан да калдырмый. Сабантуйларга алып чыгып сувенирларымны сатам. Быел хәтта Бардага кадәр алып бардылар, –диде Ләйлә Гарипова.
Максим Топилин шулай ук Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, Яңа Чүриледәге психик яктан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен каралган интернат-йортта булдылар. Алар биредә өлкәннәрне озак вакытка карау системасы буенча эшнең ничек барышы, аның  нинди нәтиҗәләр бирүе белән кызыксындылар.
– Мин элек Россия Федерациясенең хезмәт һәм мәшгульлек министры идем. Һәм миңа ул вакытта эшләнгән өлкәннәрне озак вакытка карау системасы буенча проектларның нинди үсеш алуы бик нык кызыксындыра. Өлкәннәр саны бернигә дә карамый арта тора. Бу гадәти күренеш. Элек тә шулай булган, хәзер дә, киләчәктә дә арту дәвам итәчәк. Димәк, бөтенләй башка инфраструктура төзергә кирәк. Бөтен социаль яклау өлкәсендә. Өлкәннәрне карау буенча сектор барлыкка килсен. Шулай ук социаль контракт, үзмәшгульлекне үстерүгә дә зур урын биреләчәк. Һәр өлкәдә, минемчә, Татарстан бик зур уңышларга ирешә, эшне беренчеләрдән булып башлый һәм уңай нәтиҗәләргә ирешә, – диде Максим Анатольевич килүенең максаты белән кызыксынгач.- Минем гадәти тормышта эш ничек торганын үз күзләрем белән күрәсем килде. Бу проектларның кечкенә шәһәрләрдә, авылларда ничек үсеш алуы кызыксындырды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X