erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иремнең абыйсы үзенә бала табып бирүемне сорый

Ирем Фәрит белән 11 ел яшибез. Йорт төзеп чыктык. Аннан өч балабыз туды: зур кызыбыз Алиягә - 10, Гөлназга - 7, ә төпчек улыбыз Рөстәмгә 2 яшь. Подробнее:

Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез. Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет. Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.

Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз. Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.

Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.

«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.

Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.

Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.

Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.

Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.

Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.

Ирем: «Әйдә, улымны йоклатам, монда сиңа Илсурның әйтәсе сүзе бар әле», - ди.

«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.

«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:

«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»

«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.

«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.

«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.

«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.

Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.

«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.

«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.

Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?ү

Подробнее: https://intertat.tatar/news/creation/02-07-2021/iremne-abyysy-zen-bala-tabyp-bir-emne-soryy-5828677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кит инде мондый адымга барма йорак паран бит ул. Син аны ана Бира алмыйсын. Башыннан чыгар ул уйны. Курчак тугел бит ул . Эйе чит кешега БЕР миллион куп. Уф раббым улеш

    Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

    2
    X