1 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм ителде
Арча шәһәрендә яшәүче 1995 елгы Г. кеше машинасыннан файдалана. Берәү булса яхшылыгы өчен рәхмәт әйтер иде. Ә бу машина хуҗасының банк картасын кулга төшерә. Бер кибеткә кереп шул карта ярдәмендә 10000 сум акчасын салдыра.
Йомгак чишелә, карак тотыла. Урлаган акчасын иясенә кайтарып бирергә туры килә. Суд аны 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Ренат Газизов,
район прокуроры урынбасары,
юстиция киңәшчесе
Нет комментариев