erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Юл иминлеге – һәркемнең уртак җаваплылыгы

Юл – уртак мәйдан. Анда һәркемнең гомере кадерле.

Арча районы башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды. 

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин алып барды. Анда юл хәрәкәте иминлеге сагына кагылышы булган оешма җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенә әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре, язгы чорда юлларны төзекләндерү, җәйге каникуллар, техник яктан төзек булмаган транспорт чараларын куллануны булдырмау, шулай ук балалар арасында мототранспорт куллану проблемалары турында җитди сөйләшү барды.  
Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, район юлларында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре арасында тизлек режимын бозу, алда барган машинаны узып китү өчен рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыгу, игътибарсызлык һәм юл кагыйдәләрен үтәмәү аерылып тора. Аеруча язгы чорда, юлларның торышы үзгәреп торганда, саклыкны арттыру зарурлыгы ассызыкланды.
Яз җитү белән юлларны төзекләндерү мәсьәләсе дә көн үзәгендә. Җаваплы хезмәтләргә чокырларны вакытында ямау, юл билгеләрен яңарту һәм куркыныч участокларны контрольдә тоту бурычы куелды. Бу эшләр юлларда хәвефсезлекне тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
- Көннәр матур, коры тора. Сузмаска, бу эшкә тотынырга кирәк инде, - диде Ленар Абдуллин.
Җәйге каникуллар якынлашу сәбәпле, балалар иминлеге аеруча игътибар үзәгендә. Комиссия утырышында балаларга мототранспорт чаралары сатып алу мәсьәләсе дә күтәрелде. Белгечләр билгеләп үткәнчә, яшьүсмерләрнең тиешле күнекмәләрсез һәм хокуксыз рәвештә мотоцикл, скутер, мопед белән идарә итүе фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әти-әниләргә бу мәсьәләдә аеруча җаваплы булырга кирәклеге искәртелде.
- Шулай ук техник яктан төзек булмаган транспорт чараларын юлга чыгаруны булдырмау буенча контрольне көчәйтергә кирәк, - диде Ленар Абдуллин. - Транспортның төзек булуы – юл иминлегенең төп шартларының берсе.
Комиссия утырышында җаваплы оешмаларга конкрет бурычлар йөкләнде. Әмма юлларда иминлекне тәэмин итү бары тик хезмәтләр эше генә түгел, ул – һәркемнең шәхси җаваплылыгы. Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү, игътибарлы һәм сак булу – юл фаҗигаләрен киметүнең иң нәтиҗәле юлы.
Юл – уртак мәйдан. Анда һәркемнең гомере кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре