erid:2VtzquqpS7d
Казанда Җиңү бәйрәме салюты туры эфирда трансляцияләнәчәк
Арча яңалыклары

Казанда Җиңү бәйрәме салюты туры эфирда трансляцияләнәчәк

Аннары салюттан соң 22.00 сәгатьтә «Җиңү фонариклары» акциясе узачак.

Казанда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә фейерверк туры эфирда трансляцияләнәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Җиңү көнендә Казанда салют уздыруның бер ноктасы планлаштырылган. Ул ТНВ дан турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк. Урамга чыгып карамас өчен, бәйрәм фейерверкын телевизордан карарга мөмкин булачак. Якынча вакыты 21 сәгать 50 минут», — диде вице-премьер.

Аннары салюттан соң 22.00 сәгатьтә «Җиңү фонариклары» акциясе узачак. «Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. Телефон фонарьларын кушып, шәһәр-авылларда йорт тәрәзәләрендә утлар кабыначак», — диде Ләйлә Фазлыева.  

Татар-информ


Нет комментариев