erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Казанка”да 50 мең сум түлиләр

Мөндештә Хәлим Гарипов, Көтектә Дамир Шакирҗановның фермер хуҗалыкларын үзенә күрә бер рәхәтлек белән карап йөрисең

 

Буш урында диярлек эш башлап җибәргән Хәлим Гарипов әле менә 120 баш терлеккә исәпләнгән яңа торак, склад салып куйды. Дамир Шакирҗанов узган ел 100 башлык торакны сафка бастырды.

Терлекчелектә ике айлык эшкә йомгак ясаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов: “Кайбер фермерлар зуррак хуҗалыкларның борыннарына чиертә башладылар”, – дип, шуларны күздә тотып әйтте дә инде.

Семинарда катнашучылар әлеге ике хуҗалыкта булганнан соң “Казанка” ширкәтенең Казанбаштагы фермаларын карадылар. Биредә дә күңел сөенерлек үзгәрешләр булды. Җимерек фермалар торгызылып, түбәләре төсле калай белән ябылды, шайтан таяклары баскан территория тәртипкә китерелде. Биредә таналарны бәйләмичә асрыйлар, чиста, көр алар.

“Казанка” хуҗалыгында сыер савучыларның айга 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы алулары турында ишеткән бар иде. “55 мең сум алучылар да булды. Эшләгән кеше яхшы хезмәт хакы алырга тиеш, – диде хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Без уртача хезмәт хакын 30 мең сумга җиткерүне максат итеп куйдык”.

Шуңа күрә эшче көчләр белән проблема юк. Әле менә өч кеше тракторчы булып килгән, эш сорап килүчеләр тагын бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Роберт Хәйретдинов быел ике айда сөт җитештерүнең 14 процентка артуын билгеләп үтте. Бигрәк тә “Кызыл Яр”, “Яңарыш”, “Северный”, “Заря”, “Ашыт” хуҗалыклары тырышкан, аларда үсеш – 48–20 процент.

Ә менә “Аю” хуҗалыгында узган елга караганда 400 центнер сөтне кимрәк сауганнар.

Терлекләрнең баш саны узган елның шул чорына карата 98,2 процент тәшкил иткән. “Кишет” хуҗалыгы – 203, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре 210–200 башка арттырган. “Яңарыш”, “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыклары 184–100 башка киметкәннәр. Бозау алуда “Заря”, “Ашытбаш”, “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Ашыт”, “Казанка” хуҗалыклары яхшы эшләгән.

Нәсел эше буенча белгеч Җәмһәрия Зарифуллина уңай яклар белән бергә, җитешсезлекләрне дә үтемле итеп аңлатты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов яхшы эшләгән хуҗалыкларны үрнәк итеп китерде, башкаларның да ныклап эшләвен таләп итте. Ул февраль нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган “Ашыт” хуҗалыгына күчмә кубок тапшырды. “Северный” хуҗалыгы – икенче, “Курса МТСы” өченче урында.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X