erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көчлеләр чемпионны ачыклады

“Районда шахмат спорты ни дәрәҗәдә?”

 

Шахматчыларга район Мәдәният йортында уйнау мөмкинлеге бирүне мин спортның бу төренә карата игътибар арту юнәлешендәге мөһим адым дип саныйм. Мәктәпләргә дә шахмат комплекслары бирә башлаганнар. Димәк, киләчәктә укучылар, яшьләр арасында да өметле шахматчылар үсеп чыгып, район данын республика күләмендә дә яклый башларлар, дигән өмет бар.

Узган шимбәдә район Мәдәният йортында районның иң көчле шахматчысын ачыклау өчен ярышлар  үткәрелде. Мин бу уенны  яратам, үзем дә уйныйм, хөкемдар, шашка белән шахматны үстерүгә күп көч  куючы Сөләйман Галиуллин да чакыргач шулар янына киттем.

Шахматчылар – тыйнак кешеләр, шахмат уены болай да тынлык ярата.

– Беренче партияне тәмамлаучылар да бар инде, – дип каршылады мине Сөләйман Галиуллин. – Сигез кеше катнашырга тиеш иде, икесе авыру сәбәпле килә алмады. Барлык саклык чараларын күреп уйныйбыз.

 Сайлап алу ярышларында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Ленар Вахитов, Марсель Хәлилов, Сөләйман Галиуллин, Рамил һәм Исмәгыйль Арслановлар, Данил Рәхимов районның 2020 елгы чемпионы исемен алу өчен көрәшәләр. Исемнәре яхшы таныш. Ленар Вахитов күптән түгел генә район башлыгы кубогын отты. Марсель Хәлилов республика ветераннары арасындагы  бәйгедә беренчелекне яулады. Сөләйман Галиуллинның тренер буларак та хезмәте зур. Ашытбаш мәктәбе укучылар командалары 2015–2018 елларда шахмат һәм шашка буенча республика күләмендәге турнирларда җиңүчеләр булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шахматны уйнау гына түгел, уйнаганнарын карап тору да кызыклы. Кереп кенә чыгам дип килгән җирдән шактый тоткарланырга туры килде. Бер карый башлагач калдырып китәсе килми башлады. Менә Ленар Вахитов белән Марсель Хәлиловның беренче партиясе. Вакыт белән уйныйлар, бер уенчыга – 10 минут. Шундый киеренке көрәш бара, Марсель Хәлиловның өстенлеге бар,  әмма аны ахырга җиткерү өчен вакыт җитмәскә мөмкин. Вакытың чыкса, җиңү көндәшеңә бирелә. Соңгы секундта Марсель Хәлилов соңгы йөрешне ясарга өлгерә һәм җиңә!

Бу әле беренче генә партия. Гомуми җиңү Ленар Вахитовта. Ул – район чемпионы.

Әмма Марсель Хәлиловка да артык борчылыр урын юк – ул “Ел спортчысы” дигән исемгә лаек булды.

Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең  Дипломнары тапшырылды.

Соңыннан мин Сөләйман Галиуллинга: “Районда шахмат спорты ни дәрәҗәдә?” – дигән сорау бирдем.

– Әйбәт бәяне ветеран спортчыларга гына биреп була, – диде ул. – Алар үткәрелгән һәр ярышта актив катнаша, җыелма командабыз да бар. Укучылар арасында җыелма команда да юк, 2018 елдан соң республика күләмендәге ярышларда катнашмыйбыз, район буенча да үткәрелми алар. Районда егермегә якын тренер түгәрәкләр алып бара дип беләм. Бер түгәрәктә 12 бала йөрергә тиеш. Димәк, 240лап укучы бала шашка яки шахмат уйный. Алар кая? Сәләтле балаларны ник район, республика күләменә алып чыкмыйбыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X