erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелгә хуш авылым

Инстаграм, Тик-ток, Ютуб, Телеграмм, Ватсап... Бүгенге көн өчен киң кулланылышта булган сүзләр.

Сүзләр генә түгел, көндәлек тормышыбызның алыштыргысыз бер өлешен алып торган мәйданчыклар. Инде яшьләр генә түгел, өлкән буын да онлайн аралашуга ияләнеп килә. Социаль челтәрләрдә барган төрле бәйгеләр, марафоннар да популярлашып бара. Замана белән бергә атлаучы райондашларыбыз  аларда даими катнаша.

Узган елның җәй айларында “Күңелгә хуш авылым” исеме астында “Матбугат.ру” аккаунты авыллар өчен “Блогер.Татар” бәйгесен игълан итте. “Иң яхшы авыл аккаунты” номинациясендә Наласа (https://www.instagram.com/awilimnalasa/), Пөшәңгәр (https://www.instagram.com/arsk_pshenger/) һәм Апаз(https://www.instagram.com/apaz_da/) авыллары катнашкан иде. Әлеге ике аккаунт та инстаграм битләрендә авылның тарихын, бүгенге тормышын, кызыклы вакыйгаларын, тирә-юньдәге матурлыкны яктырта. Чынбарлыкта гына түгел, авылдашлар белән онлайнда элемтәдә тора алар.

 

Бәйгенең шартлары буенча, аккаунтлар кызыклы, үзенчәлекле, техник яктан яхшы башкарылган һәм актив аудиторияле булырга тиеш иде. Мөһим шартларның тагын берсе – татар теленең камиллеге. Югарыда саналган шартларның барысы да үтәлгән дип табып, бәйгенең жюри әгъзалары Наласа авылын җиңүче дип билгеләде. Арча районыннан тыш, Балтач, Яшел Үзән, Сарман районнары авыллары да әлеге исемлеккә кергән.

Наласа авылы аккаунтын алып баручы Рамил Мөхетдинов белән күрешеп сөйләшмичә булдыра алмадык. Әлеге аккаунтны ничек башлап җибәрүе, ничек шулай үсеп китүе белән кызыксындык.

– “Авылым Наласа” аккаунтын 2019 елның гыйнварында башлаган идем. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны гына күрсәтеп башланып киткән бу шөгыль, бүген 1400 язылучылы, матур гына эшләп килүче блог булып формалашып килә. Һәрдаим аккаунтны үстерү юлларын эзләдем. Ретро фотолар, белдерүләр элдем, үткән белән бүгенгене чагыштырган постлар яздым, “Наласа җыры” флешмобын оештырдым. “Наласа авылы” көенең бөтен татар халкы башкаруын уйлап, күп кенә җырчыларга, сәнгать эшлеклеләренә флешмоб турында хатлар юлладым. Дөресен генә әйткәндә, алай ук күтәреп алырлар дип уйламадым. Аккаунтны ачып карасагыз, әлеге җырны төрле кешеләр башкаруында күрә аласыз, бик күпләрдән җавап килде. Флешмобка кушылган һәркемгә рәхмәтлемен. Шулай итеп, аккаунтка көннән-көн күбрәк кеше язылды. Төп язылучылар Наласада яшәүчеләр булса, биредән китеп хәзер читтә яшәүчеләр дә, бөтенләй безнең районнан булмаган кешеләр дә сәхифәне карап бара.

– “Блогер.Татар” бәйгесе турында каян ишеттең? Ничек катнашырга булдың?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Узган җәйдә мине “Таяну ноктасы” тапшыруына чакырдылар. Бирегә авылларны инстаграмда танытучыларны җыйган иделәр. Бик эчтәлекле сөйләшү, файдалы әңгәмә булды. Нәкъ әлеге тапшыруда миңа “Блогер.Татар” бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясадылар. Мин бик теләп ризалаштым. Нигә әле авылымны танытмаска, дип уйладым. Бәхетемне сынап карарга булдым. Җиңүчеләр арасында булуым, дөресен генә әйткәндә, көтелмәгән булды. “Авылым Наласа” инстаграм битен үстерүгә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтлемен.

– Син үзеңне блогер дип саныйсыңмы?

– Блогер дигәч без 100 меңле аудиторияле аккаунтларны күз алдына китерәбез. Минемчә, әз генә язылучылы кеше дә үзен блогер дип саный ала. Мәсәлән, блогында бер теманы алып, көн дә шуны кызыклы итеп, халыкка файдалы итеп яктыртып барса, ул да блогер дип санала ала. “Блогер.Татар” бәйгесе дә, әнә шул кечкенә аудиторияле кызыклы аккаунтларны таныту максатыннан оештырылды. Чөнки алар да халыкка кирәкле, аларны да белергә һәм тирә-юньгә җиткерергә кирәк.

– “Авылым Наласа” аккаунтын алып бару сиңа нәрсә бирә?

– Авылның сәхифәсен алып бару миңа табыш китерми. Мин аны күңелем өчен эшлим. Максатым – язылучыларны арттыру түгел, ә авылдашларны бер урынга туплау, берләштерү. Читкә киткән, күптән Наласада яшәмәүче якташлар белән онлайн гына булса да элемтәдә торабыз. Кунакка йөрү, якын аралашу кимегән бүгенге заманда мондый аккаунтлар бик кирәк дип саныйм.

Әйе, бик кирәкле эш башкара Рамил Мөхетдинов. Югарыда әйтеп үтелгән Пөшәңгәр, Апаз авылы аккаунтларын алып баручылар белән дә очрашырга планлаштырабыз. Рухи байлык өчен эшләүче бу яшьләребезне райондашлар белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X