erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хастаханәдә янгын чыккан. ИВЛга тоташтырылган биш пациент һәлак булган

Санкт-Петербургтагы Изге Георгий хастаханәсендә реанимация бүлегендә барлыкка килгән янгын аркасында 5  кеше һәлак булды.

Бу хакта ТАСС мәгьлүмат агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәр буенча Баш идарәсенә таянып хәбәр итә. Беренчел мәгьлүматларга караганда, пациентларның үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган булулары билгеле.

Янгын мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән, аны сүндергәннәр. Һәлакәт урынына Выборг районы прокуроры килгән. "Выборг районы прокуратурасы янгын белән бәйле закон таләпләренең үтәлешен тикшерүне оештырды", - дип хәбәр иттеләр прокуратурада.

Ут чыккан хастаханәгә шулай ук Петербургның социаль һәм демографик сәясәте мәсьәләләре өчен җавап бирүче шәһәр вице-губернаторы Олег Эргашев килгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Март уртасыннан Изге Георгий хастаханәсе Санкт-Петербургта йогышлы стационар буларак эшли.
Аның барлык медицина персоналы үткен респиратор вирус инфекцияләре һәм пневмония белән чирләүче авыруларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә, биредә шулай ук коронавирус булган хасталар да дәвалана.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/peterburgtagy-khastakhand-yangyn-chykkan-ivlga-totashtyrylgan-bish-patsient-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X