Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Хатыннардан сак булыгыз, ирләр!

    Ирне - шунда ук дәваханәгә, ә хатынны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

    Әлеге хәлгә ир гаеплеме, әллә хатынмы? Юк, аракы гаепле.

    Межгорьеда булган гауга реанимация белән тәмамланган: 32 яшьлек хатын 36 яшьлек иренең күкрәгенә пычак кадаган. Билгеле булуынча, иренә бу хатын шулай беренче генә тапкыр һөҗүм итмәгән икән. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гашыйклар кичне исерткеч эчемлек белән сыйланып үткәрергә карар кылган. Әмма бераздан ир белән хатын арасында конфликт чыккан һәм хатын иренең күкрәгенә пычак кадаган. Ирне - шунда ук дәваханәгә, ә хатынны полиция бүлегенә алып киткәннәр.

    Реклама

    Межгорьеда яшәүче хатынның мондый кыланмышы беренче генә түгеллеге ачыкланды. 2015 елда ул ирен чәнчергә маташкан булган инде, ә 2017 елда агрессив хатын танышына да пычак белән ташланган. Хатыннардан сак булыгыз, ирләр!

     Гөлия Мөгаллимова, "Кызыл таң"

    Фото: https://pixabay.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: