erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Китап" радиосы тыңлаучы игътибарын әдәби әсәрләр ярдәмендә җәлеп итәчәк

Әгәр әдәби әсәрдән берәр кызыклы өзек яки кызыклы хикәяне игътибарны җәлеп итәрдәй тавыш, интонация белән эмоциональ-экспрессив эшләнештә тәкъдим итсәң, аны тыңлавы рәхәт. «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Китап» радиосына, исеменнән күренгәнчә, тыңлаучы игътибарын әдәби әсәрләр ярдәмендә җәлеп итәргә уйлыйбыз», — диде радио җитәкчесе. Ул радиода мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга кызыклы булган әсәрләр укылачагын әйтте.

«Кеше сериаллар, кинолар карый, кинотеатрларга йөри, кешегә әдәби жанр якын, ләкин аның кулына китап алып укырга мөмкинлеге, вакыты юк. Андый тенденция, тренд юк. Әгәр без җыр арасында классик әдәби әсәрдән, кайчандыр меңәрләгән, миллионлаган кеше кулына алып укыган әсәрдән өзек кенә булса да тәкъдим итәбез икән, бу әдәби жанр кулланышын берникадәр җанландырып җибәрер кебек», — ди Алмаз Миргаязов.

Ул, шулай ук, бүген радиожурналистиканың әһәмияте һәм төп юнәлешләре турында да искәртте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген без радиога журналистика буларак кына карамыйбыз, бүген ул кешенең яшәешендә фон буларак эшләп торучы тавыш чыганагы. Бүген радиоларның 90-95 проценты музыкаль радиолар санала. Кайсы музыка төре күңеленә якын булса, кеше шул радиога өстенлек бирә. Безнең форматта эшләүче радиолар әле бүген юк. Шуңа күрә, минемчә, „Китап“ радиосы да үз урынын табар», — диде Алмаз Миргаязов.

«Радиожурналистика ул — яңалык, рәсми мәгълүмат, иҗтимагый кыйммәте булган мәгълүмат җиткерү. Безнең FM радиолар күбрәк күңел ачуга, мәдәни агарту эшенә корылган. Минемчә, бу юнәлеш алга таба да үсәчәк, радиоларның төп өлешен музыка тәшкил итәчәк. Яңа радиоларны барлыкка китерүчеләр моңарчы булган юнәлешләргә өстәп, колачланмаган өлкәләрне керткән радио форматы уйлап таба», — диде әңгәмәдәш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X