erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Китапханә балаларны бүләк белән каршы алды

Балалар китапханәсендә акция узды

Берничә көн ялдан соң, Арчаның үзәк китапханәсе бүген, 3 гыйнвар көнне укучыларын кабул итә башлады. 

Балалар китапханәсендә "Яңа елның беренче биш укучысы" акциясе узды. Беренче булып килүче биш укучыга истәлекле бүләк бирделәр. 

Алдан килгән дүрт укучыны без дә фотога төшереп алдык. Беренче булып 5нче гимназиянең 1 сыйныф укучысы килде. Шулай ук 5, 6 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге ике бала һәм бер 2 сыйныф укучысы бүләкле булды. Ә бүләк - 2022 елның календаре. 

Һәр килгән укучыны бизәлгән чыршы янына бастырып истәлеккә фотога төшерделәр.

11 балалар бакчасына йөрүче 5 яшьлек Әмирнең китапханәгә беренче килүе түгел икән. "Рәсемлерәк китаплар алабыз. Үзем укыйм, улым тыңлап утыра",- дип уртаклашты әнисе. Кечкенәдән балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү яклы ул. 

Алдагы көннәрдә дә китапханәдә төрле күңелле чаралар булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4-5 гыйнвар, 13.30 сәг. Балалар китапханәсендә кызыклы мультфильмнар күрсәтү “Тылсымлы экран”.

6 гыйнвар, 10.00 сәг. Балалар китапханәсендә виртуаль сәяхәт “Яңа ел планета буйлап атлый”.

10.00 сәг. Үзәк китапханәдә яңа ел фильмын карау: “Гринч похититель Рождества”.

8 гыйнвар, 14.00 сәг. Балалар китапханәсендә балалар киносы көненә кинопарад  “Кино китаптан башлана”.

10.30 Үзәк китапханәдә әдәби - уен программасы "Раштуага шәм кабыз..."

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X