erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда яңа чикләүләр кертергә җыеналар

"Чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин», — диде Марина Патяшина.

Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда, коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, яңа чикләүләр кертеләчәген әйтте.

«Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. Коронавирус белән еш авыручы кешеләрнең яшь төркемен ачыклагач, анализлап, киләсе атнада план төзербез», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның сүзләренчә, чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин. «Тамашачылар концерт залына QR-код буенча керергә мөмкин, бу вариантны да карыйбыз. Әлегә фикер алышабыз», — дип сөйләде ул.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-10-2021/koronavirus-taralu-s-b-ple-tatarstanda-ya-a-chikl-l-r-kerterg-yenalar-5839682

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X