erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коррупциягә каршы өстәмә чаралар

2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе хөкүмәте карары (18.07.2019 ел) нигезендә сатып алуларда РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.28 маддәсендә каралган хокук бозуларны эшләмәгән юридик затлар гына катнаша ала. Бу сатып алуларда катнашучылар өчен закон таләпләренең берсе.

 

 

Хәзерге вакытта заказ бирүче сатучының биргән мәгълуматларының дөреслеген үзе тикшерә ала. 2020 елның 1 гыйнварыннан электрон мәйданчыктагы оператор закон бозу турындагы мәгълуматны заказ бирүчегә җиткерә. РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.28 маддәсе нигезендә оператор, штрафлар турындагы мәгълуматны сатып алулар өлкәсендәге бердәм мәгълумат системасыннан алып, заказ бирүчегә җиткерә. Башта мәгълуматлар РФның Генераль прокуратурасы мәгълуматлары нигезендә Федераль казначылыгы тарафыннан бердәм мәгълуматлар системасында барлыкка килә. Ул мәгълуматлар тора-бара ведомствоара электрон эшләүнең бердәм системасында даими рәвештә яңартылып торачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар Низамов,

район прокуроры ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X