erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпкә түзгәнне азга гына сабыр итик

Үзеңне изоляцияләү чараларын катгый үтәргә кирәк

Бүген Арча хакимияте актлар залында Арча муниципаль районында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм контрольдә тоту чараларын тормышка ашыру буенча Оператив штаб утырышы булды. Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин да кайткан иде. Аны штаб җитәкчесе, район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 1 майдан 11 майга кадәр (ул көнне дә кертеп) эшләми торган үзизоляция көннәре итеп кабул ителде, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Бу көннәрдә шәһәрләрдән, бигрәк тә Казаннан авылларга кайтучылар бик күп булачак. Үзеңне изоляцияләү чараларын катгый үтәргә кирәк. Аңлыйбыз, халык арды. Бигрәк тә балалар. Чөнки без матур тормышка күнеккән идек инде. Ничек кенә булмасын, үзебезнең сәламәтлегебез өчен түзәргә кирәк. “12 майдан башлап төбәкләр берәм-берәм үзизоляциядән чыгачак”, – диде Россия Президенты В.Путин. Күпкә түзгәнне азга гына сабыр итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X