erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күркәләр үсәме?

Безнең күркәләр алганны белгәннәр: күркәләр үсәме, дип шалтыраталар.

Үсә. Әмма унның берсе үлде. Игътибар җитмәде. Алар инфекциягә бик тиз бирешүчән. Даруны вакытында эчертмәсәң -- очкыналар. башта бройлерлар белән бергә тоттык. Бройлерларны хәл иткәч, күркәләргә игътибар артты. Күркәне беренче тапкыр гына асрыйбыз. Безнең өчен яңалык бу. Күркә тотучылардан киңәшләр дә сорадык.

--Ризыкны пешереп ашатмагыз, пешкән бәрәңге дә бирергә ярамый, -- дип киңәш итте берәү. -- Күркәнең эчәге озын була, пешкән ризык анда черергә мөмкин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кешене тыңла, үзеңчә эшлә дигәндәй. Мин чиләккә бәрәңге салам, кухняда җыелган калдыкларны салып, 20 минут пешерәм һәм сарайда вакланган бодай белән арпа, аз гына борчак, кукруз салам. Карабодай да салгалыйм. Тукмак белән төям. Ризыкны кич әзерләп калдырам. Иртән бер кишер, чөгендер, алма уам, кәбестә яфрагы, кычыткан, яшел үләнне ваклап салып болгатам. Иртә-кич шулай ризыкны әзерләп бирәм. Алларында һәрвакыт коры катнаш азык, комлы вак таш тора. Алма бик күп. Алманы ваклап та бирәм. Яшел үлән салам. Күркәләр бик шәп үсә. 4,5 айлык булдылар инде. Очалар дип куркытканнар иде. Авыр булгач очмыйлар. Бер ай элек аягын имгәткәнен суйдык. 6 килога якын килде. Ите коры, тәмле түгел дигән булалар. Бик тәмле! Фото 15 сентябрьдә төшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X