erid:2VtzquqpS7d
Көтеп алган ярминкә
Арча яңалыклары

Көтеп алган ярминкә

Көтеп алган ярминкә

Бүген Арчада зур ярминкә булды. Иртән сәгать биштә ярминкә мәйданы шау-гөр килеп тора иде инде. “Алты машина ашлыкны бик тиз алып бетерделәр”, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Марат Абдуллин.

“Игенче”, “Кырлай” ширкәтләре алып килгән бәрәңге дә тиз сатылып бетте.

Шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар да ярминкәдә актив катнашты.

Арчада ярминкәләр һәр шимбәдә булачак.


Нет комментариев