erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Культуралы буласың килсә  -- бул!

Максат изге.

 

“Мәктәп укучысы мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында ел да үткәрелә торган республикаүләм конкурска йомгак ясалды. Район балалар китапханәсендә “Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы үткәрелде.

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәп укучысы Асылъяр Кәлимуллина, Арчаның 2нче мәктәбеннән Сәфинә Фәрхуллина, 6нчы мәктәптән Азалия Гайнетдинова, Иске Чүриле мәктәбеннән Мәликә Һидиятуллина җиңүчеләр булдылар. Мәликә Һидиятуллинаның әнисе Зөлфия ханым “Иң мәдәни әни” номинациясендә җиңеп чыкты. Җиңүчеләрне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов һәм район китапханәләр системасы җитәкчесе Эльвира Вафина котлады. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, “Татармультфилм” берләшмәсе, район мәдәният бүлегенең диплом, грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.

Уку елы башында башлангыч сыйныф укучылары матур итеп эшләнгән мәдәни көндәлекләр алдылар. Балалар ел дәверендә әти—әниләре, сыйныф җитәкчеләре, сыйныфташлары белән музейларда, төрле мәдәни үзәкләрдә булалар һәм кайда булганнары, нәрсә күргәннәре турында көндәлеккә язып баралар. Укучыга мәдәни көндәлек ни өчен кирәк соң? Җавабы гади: балалар мәдәни булып үссеннәр өчен.

Проект балалар өчен генә түгел, әти—әниләр өчен дә эшләнгән. Алар бергәләп туган як тарихын өйрәнәләр,  кызыклы китаплар укыйлар. “Мәдәни көндәлек” ул гаиләдән, мәктәптән, урамнан, туган авыл, шәһәрдән башлана.

Быелгы ел истәлекләргә бай. ТАССР төзелүгә 100 ел, безнең Арча районы оешуга 90 ел һ.б. Безнең районда гына да менә дигән тарихи урыннар бар. Музейлар, истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр аллеялары... – алар күп. Килегез, күрегез, карагыз!

Без “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнашкан балаларга, әти—әниләргә, укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Ирешелгәннәр белән генә чикләнеп калмыйча алга барырга!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кадерле балалар! Тәртипле, акыллы, мәдәни булыгыз, туган районыгыз, республикагыз белән горурланыгыз, туган төбәгегезнең тарихын яхшы белегез һәм аны һаман да өйрәнергә тырышыгыз!

“Укучының мәдәни көндәлеге” үз эшен дәвам итә. Бу проектта барлык балаларны да катнашырга чакырабыз. Уңышлар!

Рәзинә Абдуллина,

район балалар китапханәсе китапханәчесе.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X