erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кушлавычта кунакта

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан күпләр сугыш елларын, сугышта катнашкан әтиләрен, туганнарын искә төшерделәр.

Кышкы чорда без Зөлфия апа белән Кушлавычта күрешеп сөйләшергә килешкән идек. Зөлфия апа сеңлесе Вәгыйзә белән җәйгә туган авыллары Кушлавычка кайтып торалар. Бүген шуларга барып кайттык. Килеп кергәч, Зөлфия апа хәтта кочаклап алды. Саубуллашканда капка төбенә эскәмиягә чыгып утырды. 

- Бәйрәм көннәрендә безнең хәлне белгәнегез өчен сезне Аллаһы Тәгалә зурласын, -- дип рәхмәтләр укыды.

Зөлфия апа белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Вәгыйзә апа ире Вәдүт абый белән бакчада иделәр. Алар да кереп җитте.

Зөлфия апа 1935 елда туган. Сеңлесе Вәгыйзә 1940 елда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Безнең әти Шакиров Җәләй Шакирҗан улы 1908 елгы, - дип сөйләде Зөлфия апа Сафина. - Сугыш башлануга әти сугышка китә. Әни әти янына өйрәнү лагерена барган. Сак астында агач төбендә төнне утырып чыкканнар. Әти концлагерьга эләгә. Әти соңгы хатында болай дип язган, безне лагерьдан туп-туры Берлинга алып киттеләр дип. Шуннан әти юк булды. Әни гомер буе елап әтине көтте. Менә кайтыр, менә кайтыр дип.

- Мин әтине бөтенләй белмим, - диде Вәгыйзә апа. - Әти сугышка киткәндә нәни бала булганмын. Без 5 бала әтисез үстек... Сугыш чорын белмим. Ә менә ашыйсы килү, ачлык истә калган.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X