erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыяр ипи ярата

Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен, аны гел тукландырып торырга кирәк.

Ул да, безнең кебек, ипи «ашарга ярата». Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә су агызабыз һәм авыр әйбер белән каплыйбыз. Чиләкне җылы урынга куеп, бер атна тотабыз. Бер өлеш ипи суына өч өлеш су кушып, атнага бер тапкыр бер кыяр төбенә яртышар литр сибәбез. Катнашманы кыяр чәчәк ата башлап, шиңгәнчегә кадәр сибәргә кирәк. Кыяр яфрагы саргайса, калий җитми дигән сүз. Бер литр кайнар суга бер аш кашыгы көл салып, ике көн төнәтәбез. Суган кабыгы да булыша. Бер чиләк җылы суга бер стакан суган кабыгы салып кайнатырга куябыз. Кайнап чык­кач, уттан алабыз. Аннары ике сәгать төнәтеп, кыярның яфракларына сибәбез.
Ончыл чык (мучнистая роса) булганда, 10 литр суга 50 грамм сода һәм 50 грамм кер сабыны салып сибәргә була.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kyyar-ipi-asharga-yarata

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X