erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көз көне авырмас өчен нишләргә?

Бу хакта вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн нәрсә ди?

 Көз көне, организм инфекцияләргә аеруча бирешүчән булганда, шактый гади чаралар иммунитетны ныгытырга мөмкин. Бу хакта вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн сөйләде, дип хәбәр итә RТ.

«Эпидемиягә каршы чараларны җентекләп үтәргә, кеше күп булган урыннарда битлекләрдән файдаланырга, дистанция сакларга, кулларны ешрак юарга, аларны дезинфекцияли торган сыеклык белән эшкәртергә кирәклеген истә тотарга кирәк... » – дип искәртә белгеч.

Шул ук вакытта Альтштейн сәламәт яшәү рәвеше алып бару саф һавада йөрү һәм физик күнегүләр ясауны күздә тота, дип белдерә. Моннан тыш чыныгу, тулы кыйммәтле туклану, яхшы йокы һәм алкоголь кулланудан баш тарту файдалы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вирусолог D витамины куллануның мөһимлеге турында да искә төшерде. Кайбер галимнәр фикеренчә, ул организмның Covid-19 коронавирусына каршы тотрыклылыгын арттырырга мөмкин.

«Дөрес яшәү рәвеше һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәү коронавируска каршы гына түгел, сулыш юлларындагы вирусларга да каршы торырга ярдәм итә», – дип нәтиҗә ясый Анатолий Альтштейн. 

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/30-09-2020/virusolog-k-zen-immunitetny-nygytu-charalaryn-ytte-5775249

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X