erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Маска режимы янәдән көчәйтелә!

30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак. Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм шәхси саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре төшереп калдырачак.

Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен"битлексез керү тыелган" диелгән өстәмә язулар эленәчәк. Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, метрода  яки троллейбуста битлексез булырга тиеш түгел.

Моның белән беррәттән Казан кибетләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә тикшерүләр дәвам итә.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабында кул эшкәртү өчен антисептиклар булган җәмәгать урыннарына килүчеләргә  перчаткаларны мәҗбүри киеп йөрү гамәлдән чыгарылган иде. Әмма элеккечә сулыш органнарын яклау чараларын - битлекләрне яки респираторларны куллану мөһим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото:http://kzn.ru

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/maska-rezhimy-yandn-kchytel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X