erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мин яшәргә тиеш!

Ахыры. Башы газетабызның 3 ноябрь санында

САйттан язманың башын моннан укый аласыз.

 

Элегрәк бер танышым ара-тирә: “Дөнья бетсә иде!” – дип әйтеп куя иде.  Минем андый бәндәләргә бик тә ачу килә: “Син инде бу дөньяда хәйран яшәгәнсең, безнең балалар, оныклар бар, алар әле яши генә башлаган”, – дим. Ә бу өйләнеп балалар үстереп мәшәкатьләнмәгән, аларның нинди зур байлык икәнлеген аңламый. Мәрхүм инде бу кеше, якты дөнья аның өчен, чыннан да бетте. Фатирында ничә айлар үлеп яткандыр, гәүдәсе мумиягә әверелгән, диделәр.

Адәм баласы авырмаганда сәламәтлеге турында уйламый, һәр туган көнгә шөкер итми, бер генә тапкыр бүләк ителә торган гомеренең кадерен белми. Минем үземә “Юкка түгел, юкка түгелдер”, дигән җыр (Рим Хәсәнов көе, Наҗар Нәҗми сүзләре) бик тә ошый. Мин аны яшәү гимны дияр идем. “Безнең өчен җирдә гөлләр үсә, карлар ява, җилләр исәләр...” “Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул яшәү-күкрәүләргә тиң гомер. Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер!..”

... Хәзер Урта Курса авылында яшәүче авылдашым Сәүбән абый Шаһниев шалтыратты. “Минем Һидая апаның оныгы Фәнис турында язганнар, укымадыңмы әле?” – ди.  Сәүбән абый – Корайванда туып-үскән кеше. Һидая апаны да хәтерлим, без малай вакытта ук кияүгә китеп барган иде. Әтиләре Габделхак абый сугыш  елларында колхоз рәисе булып эшләгән. Мин белә башлаганда кибетче иде. Сабантуй көнне күршеләрендә янгын чыгып ике йорт янып бетте. Шуннан соң Габделхак абыйлар Урта Курсага  күченделәр. Сәүбән абыйның абыйсы Мәгъсүм Габделхаков “Курса” колхозында рәис булып эшләде, аннан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп алдылар.

– Фәнис (Һидая апаның оныгы) гаиләсе белән безгә кайткалап йөриләр, җаең килсә очраша да аласың, шалтыратырмын, – диде Сәүбән абый.

Әлегә җай китереп булмады, әмма, исән-сау булсак бер очрашырбыз, дип ышанам. Корайван токымыннан булган Фәнис Миңгәрәев язмышы мине гаять тетрәндерде.

Фәнис Миңгәрәев 6 яшендә авырып китеп, өч ай комада ята. Аякка  баса, әмма күзләре күрми. Әти-әнисенең, үзенең хәлләрен күз алдына китерүе дә куркыныч. Малай дүрт яшеннән күрше малаена ияреп мәчеткә йөри торган була. Әти-әнисе һәм ислам дине аңа яшәү көче бирә. Ул күзләре күрмәүчеләр мәктәбендә белем ала, йомшак уенчыклар тегәргә өйрәнә, музыка мәктәбендә укый.  Мәктәптә дә укый, мәчеткә дә йөри. Тора-бара ислам  көллиятен һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. “Сөләйман” мәчетендә тернәкләндерү үзәге ачылгач шунда укытучы булып урнаша. 2013 елда тернәкләндерү үзәге “Ярдәм” мәчетенә күчә, Фәнис  Рәис улы шунда эшли. Россия Ислам институтын тәмамлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәнис Миңгәрәев инвалидлар белән генә эшләп калмый, төрмәгә барып җомга намазлары укый, әхлак дәресләре бирә. “Ярдәм” мәчетендәге  тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләрне, аяк-куллары йөрмәүче һәм ишетми-сөйләшми торган кешеләрне укыта.

Язмамны югарыда әйткән җыр юллары белән тәмамлыйм:

Бер күз ачып йомган ара гына

Безнең бергә үткән бу гомер.

Бер-беребезгә без кирәкбез икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X