erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәпләрдә бүген дәресләр икенче форматта уза.

Бүгенге көндә алар алдагы сезонга ныклап әзерләнә.

Мәктәпләрдә сайлау участоклары урнашу сәбәпле, бүген дәресләр икенче форматта уза.

Алтынчы мәктәп укучылары хәзерге вакытта Боз сараенда. Биредә аларның хоккей дәресләре бара. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин да шунда, дәрес барышын күзәтә. Оештыру эшләре белән Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров шөгыльләнә.

– Алтынчы мәктәптә яшьләре буенча сигез хоккей сыйныфы бар, – диде Дилүс Мостафин. – Алар гадәти укыйлар, әмма көнг бер дәресләре Боз сараенда шугалакта үтә. Хоккей дәресләрен тәҗрибәле тренерлар алып бара. Сыйныфта якынча 25 бала булса, шулардан 17-18 бирегә йөри. Ә кызлар спортның башка төрләре белән шөгыльләнә. Һәм яңа уку елында беренче сыйныфка килгән укучылар хисабына хоккей дәресләренә йөрүчеләр саны арта бара.

– Дәресләр Боз сарае расписаниесе буенча бара. Хәзерге вакытта биредә яшьләре буенча өч төркем бала шөгыльләнә. Аларның дәресләре тәмамлангач, икенчеләре киләчәк, – диде Илһам Шакиров.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шугалакта дәрес барышын күзәтеп тордык. Балалар бик теләп шөгыльләнә. Моны аларның ел дәвамында яулаган уңышлары да күрсәтеп тора. Хыяллары – быел да җиңүләр яулау, сезонны уңышлы белән тәмамлау.

– Тренер эшчәнлеге белән җиде елдан артык шөгыльләнәм. Арчада инде мин икенче елым. Аңарчы Казанда, Кытайда эшләдем, – диде тренерлары Владислав Осипов. – Балаларны аерып мактыйсы килми. Барысы да талантлылар. Һәрберсе даими шөгыльләнеп, профессиональ хоккейчы булырга лаеклы. Бүгенге көндә алар алдагы сезонга ныклап әзерләнә. Сезон менә-менә башланырга тора. Узган елдагы уңышлары аларга дәрт өсти. “Ястреб” командасы Татарстан чемпионы булды, “Ракета” бик зур уңышлар яулады. Бу сезонда да алда Татарстан, Россия чемпионатлары, фестивальләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X