erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өлкәннәр көне уңаеннан Арчада “Автобабай” бәйгесе үткәрелде

Хәзер өлкән яшьтәге ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да руль артына утырып машинада элдертә. Шуңа ярышта алар да көч сынашты. Барлыгы 8 ир-егет, 5 хатын-кыз катнашты. Болар инде иң кыюлар, бирешмәсләр һәм мәңге картаймаслар. Чөнки араларында 83-84 яшьтән узганнары да бар иде.

Ярышның теоретик өлеше ДОСААФ оешмасында үтте. Анда өлкән машина йөртүчеләр компьютер артына утырып юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Беренче булып эшне бер хатасыз Арчадан 64 яшьлек Гүзәл Хәйруллина төгәлләде.

– Мин әле язын гына укып, имтиханнар тапшырган идем. Шуңа җайлы булды. Практик өлеше ничек үтәр. Әлегә машинам юк, үзем генә йөртеп өйрәнмәгән, – диде ул.

– Мин 23 ел руль артында. Ирем Рәис вафат булгач та утырган идем. Кагыйдәләр хәзер көн дә үзгәреп тора. Барысын да белергә кирәк, – диде Альмира Гатауллина. – Һәр хатын-кызга ире янында пассажир булып утырып йөрергә язсын.

Дамир Шакиров узган ел бу ярышта җиңүче булып Казанга Арча данын якларга да барган иде. Анда бишенче урынны яулап кайтты.

– Пензада армиядә укыдым мин һәм шофер булып эшләдем. 1976 елдан руль артында, – диде ул.

Ринат Насыйбуллин Арчада электромобиль йөртүче бердәнбер кеше, дисәм дә буладыр. Үзе 1946 елгы, руль артында илле ел.

– Бу ярыш турында быел һәм көне килеп җиткәч кенә ишеттем. Бераз әзерләнеп барган була идем, – диде ул. – Кагыйдәләрне искә төшерү үзем өчен дә бик кирәк.

84 яшьлек Ягъфәр Шәмиевны укытучы, чаңгычы буларак кем генә белми икән? “Автобабай”да да беренче генә көч сынашуы түгел.

– 1967 елдан машина йөртәм инде мин. Узган ел бу ярышта икенче урынны яулаган идем, – диде Ягъфәр абый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң өлкән кеше шулдыр дип уйлаган идек. Юк икән. Яңа Иябаштан Рәшит Сибгатуллинга 84 яшь ярым. Ярыш турында ишетеп ул да үзенең бишенче модельле машинасы белән катнашырга булган. Аның өчен җанатарга хатыны Клара ханым белән күршесе Резидә дә килгән.

– 1960 елдан бирле машина йөртәм инде мин. 1960-1997 елларда Казахстанда эшләдем. Армиядән ашлык ташырга җибәрделәр. Яңа Иябаш кызына өйләндем. Клара апагыз белән 57 ел бергә яшибез. Бирегә кайткач башта Иске Өҗемдә тордык, аннан Яңа Иябашта төпләндек, – диде Рәшит абый.

Автодромда ярышларның икенче этабы үтте. Монда инде машина йөртү осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Машинаны артка чигерү, “гаражга” кертү, борылу, тауга менү – катнашучылар һәрберсен оста үтәделәр. Дөрес, кайберләре җилле үтте, ә икенчеләре өлкәннәргә хас булган сабырлык белән җайлап кына эшләргә тырышты.

Сәгыйдә Гаязованы сокланып күзәтеп тордым. Лаеклы ялга чыккач кына руль артына утырды һәм шундый оста йөртә.

– Праваны күптән алган идем. Кирәк булмады. Кызлар кияүгә китеп беттеләр дә, руль артына утырырга туры килде.  Алты ел йөрим, – диде ул.

Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева 26 ел руль артында. Узган ел әлеге бәйгедә беренче урынны яулаган иде.

– 16нчы машинам инде бу. “Запорожец”тан башлаган идем. Хәзер өр-яңа “Лада Гранта” алдым. Казанда хастаханәдә эшләп кредитны тиз арада түләп тә бетердем, – диде Тәнзилә.

Ярышта хатын-кызлар арасында беренче урынны яңадан Тәнзилә Вәлиева яулады. Гөлфия Рысаева – икенче, Альмира Гатауллина өченче булды. Ир-егетләр арасында Дамир Шакиров быел да беренчелекне бирмәде. Икенче урында Рәфкать Сабиров, өченче урында Тәбрис Гатауллин. Котлыйбыз. Исән-имин йөреп, алдагы елларда да ярышларда катнашырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X