Өлкәннәр көне белән котлауны бар кеше дә яратамы?
Кызыклы сорау бу. Әмма урынлы.
Бүген иртән бер таныш ир кеше шалтырата. Берәү өлкәннәр көне белән шалтыратты ди бу. Үзеңне бел, дидем. Теге аптырап калды башта, аннары көлештек. Яшь пенсионерлар "өлкәнәр" сүзен яратып та бетермәскә мөмкиннәр. Һәм бу шулай да. Ә менә, дөрестән дә, утны-суны кичкән өлкән буын Өлкәннәр көне белән котлаудан хәтта елап җибәрәләр...
Өлкәннәр көне белән котлауның бүген бик шәбен ишеттек. Затлы ханымнар һәм ир-атлар көне белән котлау.
Сезне, хөрмәтле арчалылар, Затлы ханымнар һәм ир-атлар көне белән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев