erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Паспорт күчермәсен алып 7 мең сум акчаны кулга төшерә.

Алдашу юньлегә илтми

Арча районы прокуратурасы Арча шәһәрендә яшәүче, 1989 елда туган  Алия Юнысовага карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159нчы маддәсендә күздә тотылган (аеруча зур күләмдәге мошенниклык) җинаятьне ясауда гаепләнде.

Алдан һәм суд  тикшерүе барышында ачыкланганча, А.Юнысова 2017 елның  20 ноябреннән 2018 елның 30 апреле кереп, үзенең эш урыныннан файдаланып җинаятьләр ясый. Ул “Капуста К” микрокредит компаниясенең Арча шәһәрендәге бүлекчәспендә займнар буенча менеджер-кассир хезмәтен башкара. Матди җаваплы кеше буларак, ышаныч кәгазе нигезендә “Капуста К” компаниясе ширкәте исеменнән займ килешүләре төзү, чыгым касса ордерлар  рәсмиләштерү һәм имза кую хокукына ия була.

2018 елның 20 гыйнварында А.Юнысова Г.Шәрипҗановның паспортының күермәсен алып аның исеменнән 10 мең сумга займ алырга теләве турында анкета-гариза тутыра. Шуннан соң Интернет аша әлеге документны төп офиска җибәрә. Аннан  хуплау килгәннән соң Г.Шәрипҗанов белән ике арада килешү төзи һәм аңа 10 мең сум акча бирелүе турында ордер яза. Г.Шәрипҗанов өчен имзаларны үзе куя. Шул көнне үк акчаларны үзенә ала.

2018 елның 9 февралендә дә шундый ук җинаять ясый. Н.Әһлиуллинның паспорт күчермәсен алып 7 мең сум акчаны кулга төшерә.

Юнысова әлеге җинаятьләрне ясаудагы гаебен таныды. Аның гаебе дәлилләр белән дә расланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Суд А.Юнысовага карата 1 ел 6 айга сынау срогы белән 1 ел 2 айга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.

Ренат Газизов,

район прокуроры урынбасары,

 юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X