erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Пенсия фонды декабрьдә һәм гыйнварда пенсия түләү вакыты турында аңлатты

Гыйнварда түләүләрне өләшү вакыты бераз соңрак билгеле булачак.

Быел декабрь аендагы пенсияне гадәти график буенча түлиләр. Бәйрәм алды түләүләренең көннәре соңрак билгеле булачак. Бу турыда Россия Пенсия фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Декабрь пенсиясе стандарт график буенча исәпләнә. Гыйнварда бәйрәм алдыннан түләүләрне өләшү вакыты бераз соңрак билгеле булачак. Былтыр бу белешмә 20 декабрьдә билгеле булган иде», диелә хәбәрдә.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/01-12-2020/pensiya-fondy-dekabrd-m-gyynvarda-pensiya-t-l-vakyty-turynda-a-latty-5789374

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре пенсия

Нет комментариев