Җитди сөйләшү.
Бүген ТР мәгариф һәм фән министрлыгы "Белем" мәйданчыгында әти-әниләр белән ачыктан-ачык сөйләшү үткәрде. Ул турыдан-туры эфирда барды. Әңгәмәне ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина алып барды. "Без бүген яңа уку елында беренче тапкыр әти-әниләр җыелышын үткәрәбез, - дип сөйләде ул. - Трансляциегә республиканың 45 районы да тоташтырылды".. Шул исәптән арчалар да. Тема - "Ачыктан-ачык сөйләшү: укучыларның иминлеген тәэмин итү һәм имгәнүләрне булдырмау".
ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән котлады..Идел буе транспорт прокуратурасының Татарстан транспорт прокуроры Фәрит Фатуллаев тимер юл обьектларында имгәнүләрне булдырмау турында сөйләде."Бүгенге көнгә тимер юл обьектларында 5 бала белән фаҗига булды, - дип сөйләде ул. - Шуның 3се үлем белән тәмамланды". Прокурор әти-әниләргә балаларыгызга тимер юлның хәтәр урын икәнен кат-кат аңлатыгыз, урамда кемнәр белән аралаша, кая бара контрольдә тотбирде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ДАИ җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов җәйге каникул вакытында юл-транспорт һәлакәтендә 12 бала үлде, дип борчылып сөйләде.
Әти-әниләр җыелышында башка җитди мәсьәләләр дә күтәрелде. Әти-әниләр һәм мәктәп бергә аңлашып эшләгәндә генә бала тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр булачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев