Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Пенсиягә өстәмәләр

    Пенсия белән бәйле сораулар редакциягә әледән-әле килеп тора.  Без халыкны кызыксындырган сораулар белән Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

     Акча алуы рәхәт, ә кире бирүе...

     

    – Гөлназ Гыйлембаевна, иң башта өстәп түләүләр турында сөйләсәгез иде. Кемнәргә каралган ул өстәмәләр?

    1нче төркемдәге инвалидларны, дәвалау учреждениесе биргән нәтиҗә буенча даими ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрне, 80 яшькә җиткәннәрне караучыларга ай саен 1200 сум компенсация каралган. Инвалид баланы яки балачактан 1нче төркемдәге инвалидны караган өчен әти-әнигә яки опекунга ай саен 10 000 мең сум акча бирелә.  Әгәр дә пенсионерның кереме пенсионерның яшәү минимумына җитми икән, ул вакытта  федераль социаль өстәп түләү (Татарстанда ул 8232 сум) билгеләнә. Авыл җирендә 30 ел стажы булган һәм бүгенге көндә авылда яшәгән эшләмәүче пенсионерга шулай ук өстәмәләр билгеләнде. Югарыда әйтеп үткән өстәп түләүләр эшләмәүчеләргә генә кагыла.

    Хәзер инде бүгенге сөйләшүнең төп темасына күчсәк тә була. Артык түләнгән акчаларны киредән алу. Газета укучыларны шушы сорау кызыксындыра.    

    – Кабатлап әйтәм, югарыда әйтеп үтелгән өстәмәләрне бары тик эшләмәүчеләр генә ала ала. Әлеге өстәмәләрдән эшләмәүче  пенсионерлар һәм пенсия яшендә булмаганнар да файдалана. Әгәр дә әлеге өстәмәләрдән файдланучы эшкә урнашса, армиягә китсә, компенсация дә тукталачак. Бу турыда 5 көн эчендә Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Бу ай саен бирелә торган өстәмәләрне туктату өчен кирәк.

    – Безнең бит әле әти-әнисе пенсионер булган, әти яки әнисе вафат булып, тукландыручысыз калган студентлар да бар. Алар да пенсия ала.

    –   Аларга пенсия 23 яшькә кадәр каралган. Әгәр дә студент укуын тәмамласа яки армиягә алынса, яки укуын ташласа, шунда ук Пенсия фондына әйтергә тиеш.

    – Ә бит бу таләпләрне белмәскә дә мөмкиннәр. Белеп тә, акча килү шулай дәвам итәр дип уйлаучылар да бардыр...

    – Дөрестән дә, үзгәрешләр булса да, социаль өстәмәләрне алучыларның  кайберләре Пенсия фондына вакытында хәбәр итми. Сәбәпләр төрле: оныттык, белмәдек... Ярый әле эшкә урнашулары тиз арада билгеле була. Чөнки эшкә алучылар ай саен үз хезмәткәрләре турында хисап тота.

    Өстәмәләр туктатылырга тиешлеге Пенсия фондына озак вакытлар билгеле булмаска да мөмкин. 

    Андый очраклар да бар. Айлар хәтта еллар дәверендә законсыз рәвештә йөзәрләгән мең сум өстәмәләр алып барган кешеләр бар. Ә җыелган акчаны дәүләткә кире кайтарырга кирәк булачак. Бу турыда белеп алган Пенсия фонды өстәмәләрне законсыз алынган акчаларны ирекле рәвештә кире кайтарырга тәкьдим итә. Әгәр дә инде акча кире кайтарылмый икән, ул вакытта эш судка китәчәк.

    Гаебен танып, Пенсия фондына килүчеләргә, әгәр дә ул законсыз алган өстәмәләрне берьюлы кире кайтара алмаса, берәр төрле йомшарту чарасы бармы?   

    – Бар. Законсыз алган акчаларны берьюлы кире кайтара алмаса, без андыйларга берничә айда бүлеп түләү мөмкинлеге тудырабыз, ә пенсионерлардан пенсиясеннән тотып калу юлы бар. Суд юлында йөрүләр артык мәшәкать һәм чыгымнар гына тудырачак. Судка кадәр барып җитмәскә инде.

    – Аңлатуларыгыз өчен рәхмәт. 

    Румия Надршина

     

     

             

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: