Россиядә 2021 елга пенсияләр артачак
2021 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренең уртача күләме 17 443 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Минтруд хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Иминият пенсияләре 6,3 процентка, социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнәчәк.
Киләсе елда иминият пенсияләрен түләүгә 7,8 триллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/business/15-09-2020/rossiyad-2021-elga-pensiyal-r-artachak
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев