erid:2VtzquqpS7d
Премьер-министр Арчада
Арча яңалыклары

Премьер-министр Арчада

Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

25 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Премьер-министр муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты, сорауларга җавап бирде. Аннан соң Б.Урманче урамында социаль ипотека буенча төзелгән 45 фатирлы йорт, шәһәрнең Зур урамында программа буенча башкарылган эшләрне карады.

Районның төзелеш оешмасы җитәкчеләре белән очрашуда ул бернинди кыенлыкларга карамастан республикада социаль программалар эшләвен дәвам итәчәк дип белдерде.

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев