Президент әйткән көннәрдә кемнәр ял итми?
Путин Россиядә эшләми торган көннәр турында указга кул куйды. Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә бер атналык ял көннәрен 28 марттан дип белдерсә дә, рәсми указда яллар 30 марттан башлана дип әйтелгән. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28649
Указда мондый юллар бар: Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү максаттыннан 30 март-3 апрель көннәрен, хезмәт хакын саклап, ял көннәре дип игълан итәргә. Указ өзлексез эшләүче оешмаларга, медицина һәм даруханәләргә, халыкны продуктлар һәм иң беренче чиратта кулланыла торган товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга, медицина оешмаларына, гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләүчеләргә, кичектергесез ремонт эшләрен башкаручыларга кагылмый. Массакүләм мәгълүмат чараларына карата, аларның эшчәнлеге рөхсәт ителгән хезмәткәрләр санына барып тоташачак. Анысын исә төбәк органнары хәл итәчәк.
Фото: ТАСС
Шәһри Казан
https://matbugat.ru/news/?id=28649
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев