erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура аңлата

2022 елның 4 мартындагы 32нче номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрен файдалану турында ялган мәгълүмат тараткан һәм дәрәҗәсен төшергән өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.

Мәсәлән, РФ Җинаять кодексының 207.3нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрен Россия Федерациясе һәм аның гражданнарының мәнфәгатьләрен саклау, халыкара тынычлыкны һәм  куркынычсызлыкны яклауда файдалану турында ялган мәгълүматларны халык алдында тараткан өчен 700 мең сумнан бер миллион ярым сумга кадәр яки хөкем ителүченең 1 елдан 18 айга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яисә 1 елга кадәр төзәтү эшләре, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.

Шундый ук гамәлләр үзеңнең хезмәт урынын файдаланып, алдан килешү буенча бер төркем кешеләр яки оешкан төркем тарафыннан, ясалма рәвештә гаепләү күрсәтмәләре булдырып, файда алу ниятеннән, сәяси, идеология, раса, милли яки дини күрәалмаучылык яки дошманлык яки нинди дә булса социаль төркемгә карата күрәалмаучылык яки дош-манлык сылтавы буенча кылынган гамәлләр өчен 3 млн сумнан 5 млн сумга кадәр яки хөкем ителүченең 3 елдан 5 елга кадәрге хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр яки 5 елга кадәр аерым вазифаларны биләү яки аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза бирелә (2нче өлеш).

Әгәр андый гамәлләр авыр нәтиҗәләргә китерсә, 5 елга кадәр аерым вазифаларны биләү яки аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган (3нче өлеш).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Радик Хәбибуллин, Арча районы прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X