erid:2VtzquqpS7d
Путин киләсе атнаны ял көннәре дип игълан итте
Арча яңалыклары

Путин киләсе атнаны ял көннәре дип игълан итте

Ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк

28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Чара коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен кабул ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин  хәбәр итте.

«Тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк. Озын яллар нәкъ менә авыруның таралу тизлеген киметү өчен каралган булуын кабатлап әйтәм», — диде ул.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев