erid:2VtzquqpS7d
Путин яңа төр түләүгә кул куйды
Арча яңалыклары

Путин яңа төр түләүгә кул куйды

Президент Владимир Путин "Ленинградны саклаган өчен" медале һәм "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләргә бер тапкыр түләү турында карарны имзалады.

Түләү күләме - 50 мең сум. Аны Россия территориясендә, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетиядә яшәүче Россия гражданнары алачак.

Түләү Ладога күле аша салынган боз юлы ачылуга 80 ел тулуга багышлана. Ленинград блокадасы вакытында әлеге юл буйлап азык-төлек ташыйлар, яралыларны чыгаралар.

https://ntr-24.ru/?newsid=84956

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Алар исән түгел бит инде. Монысы- көлке!