erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Путинга кадәр мине белә икән"

Күз тия күрмәсен инде.

 

Иске Ашыттан Мәдинә апа Шәрәфиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бер гасыр гомер иткән, ТАССР белән бер елгы юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, үзенең рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.

Бу көнне Мәдинә апаны котларга балалары, оныклары, туганнары җыелып кайткан, юбилей уңаеннан Корьән ашына авылдашлары килгән иде. Түр башында затлы күлмәген киеп, балкып утырган юбиляр үзен котларга дип махсус кайткан шундый дәрәҗәле кунакларны күргәч, бер башка үсеп киткәндәй булды, күзләрендә шатлык чаткылары пәйда булды. Котлау открыткасын кулына тоттыргач: "Путинга кадәр мине белә икән", - дип шаяртып та алды.

Мәдинә апа әле собханалла. Күз тия күрмәсен инде. Аңа гомердә дә бу яшьне биреп булмый. Быел яз ахырында очрашырга туры килгән иде үзе белән. Шунда да аның җитезлегенә, уен-көлке катыш сөйләшүенә, хәтеренә, тормыштагы барлык яңалыклардан хәбәрдар булуына сокланып кайткан идек.

– Гомерем дәверендә бик күп авырлыклар күрдем. Бирешмәдем. Хәзер тормыш бик яхшы, шөкер итә белергә генә кирәк", – дигән иде ул алдагы очрашуда. Бу юлы да шул сүзләрне кабатлады.

Мәдинә апаны олы юбилее белән Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина да котлады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мәдинә апа, 105 яшьлек юбилееңда да очрашырга насыйп булсын. Без анда да котларга киләчәкбез, – диде Илшат Нуриев саубуллашканда.

 

 

 

 

                                                                        .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X