Ташкичү ширкәтендә "Иң яхшы сукачы - 2022" бәйгесе була
Традицион уздырылып килүче сукачылар бәйрәме быел 7 июнь көнне уздырылачак. Катнашучылар иртәнге 9да Ташкичү авылына җыела.
Әлеге бәйрәмдә безнең сайтта узган "Район Кулибиннары" бәйгесе җиңүчеләре дә чакырыла. Исегезгә төшерәбез, иң күп тавыш җыюче егет - Яңа Кенәрдән Илфат Сабиров (4050 тавыш)
Икенче урында - Каенсардан Инсаф Борһанов (3303 тавыш)
Өченче урында - Хәсәншәехтән Рәсим Абдуллин (1678 тавыш)
Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов бүләкли. Элеккеге район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе буларак ул бәйгенең иганәче булып тора. Редакция исеменнән аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бүләкләр әлегә сер булып калсын. Аларның югары дәрәҗәдә әзерләнгәнлеген генә әйтәбез әлегә
Нет комментариев