erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда “Нәни Сөмбелә” бәйгесе узды

Балалар бакчаларына йөрүче иң сәләтле, иң тырыш балалар көчләрен сынады.

Ел саен район күләмендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Нәни Сөмбелә” бәйгесе үткәрелә. Анда бакчаның иң сәләтле,тырыш баласы катнаша. Аның татар телендә матур итеп сөйләшә белүе дә мөһим. “Быел бакчабыз данын икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркеменнән Габдрахманова Айзилә яклады.  Аңа дуслары да ярдәмгә килде. Алар бергәләшеп "Сөмбеләдә кунакта" күренешен күрсәттеләр. Татар халкының милли ризыгы – кыстыбый әзерләүне тәкъдим иттеләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Айзиләбез һәм аның иптәшләре чыгышы беренче урынга лаек булды. Балаларны котлыйбыз! Аларның әти- әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Алга таба да бергә-бергә җиңүләргә ирешергә язсын”, – дип язалар Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасының Instagram битендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X