erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбыз данын ике команда яклады

"Аулак өй"дән соң кунаклар Тукай-Кырлай музеена сәяхәт кылды.

 "Туган телләр һәм халыклар  бердәмлеге  елы" уңаеннан Арча район мәдәният йортында Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге  белән берлектә оештырылган Республикакүләм “Аулак өй - баттл” проекты туры булып узды. Проект авторы - “Аулак өй - баттл”ның хуҗабикәсе  “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова һәм аның “Кызлар җыры” төркемендәге  дус шагыйрәләре. Чараның максаты замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер итеп тәрбияләү. Моның өчен алар тарихны да, туган телне дә, милли гореф -гадәт йолаларыбызны да, көй-моңнарыбызны да яхшы белергә тиеш. Моны истә тотып Арча шәһәрендә аулак өйгә яшьләр, студентлар чакырылды. Районыбыз данын ике команда яклады. "Каурый каләм иҗат берләшмәсе" әгъзалары һәм район мәгариф учреждениеләренең югары сыйныф укучы кызлары.  Катнашучыларга исә китап укырга да, матур әдәбиятыбыз  классиклары әсәрләре  үрнәкләре белән дә танышырга туры килә. Сораулар бит җиңел генә түгел. Көндәшләре - татар шагыйрәләре. Тураклап киселгән шигырьне  дөресләп төзергә  генә түгел, аның авторын,  исемен дә  дөрес әйтү мөһим. Шул чакта гына иң югары балл “5”ле куела командага. Элек аулак өйләрдә “йөзек салыш”уйнаганнар. “Аулак өй-баттл” да да бар ул, тик анда йөзек урынына учыңа сорау язылган кәгазь салып китәләр... Кыскасы "Аулак өй" гөрләп торды. Катнашучылар ярыш шартлары буенча гына түгел, үз осталыкларын җыр-моңда да күрсәттеләр. Мәктәп укучыларыбыз командасы җыелма команда шагыйрәләр белән тигез уйнаса, Арча муниципаль районы "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе командасы көндәшләрен җиңеп тә чыкты. Жюри әгъзалары Фәүзия Солтан, Чулпан Фәйзелгатова, якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Арча командаларының әзерлегенә югары бәя бирделәр. 
 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X