erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Редакциядә кунак бар. Чиратта кем?

Кулга алган газета ул икенче, ул тере...

Безнең бүлмәгә ул баш мөхәррир белән килеп керде.

Югары Пошалымнан Фәрит Гатауллин, – дип таныштырды кунак белән Исрафил Насыйбуллин.  – Безнең район газетасы белән 1960нчы елдан таныш. Гомере буе “Арча хәбәрләре”ен укучы.

Фәрит Гатауллин таныш кеше. Аны күпләр белә. Чөнки ул халыкка кирәкле газ хезмәтендә эшләүче белгеч. Бүген дә газ кертү хезмәтендә, үзенең шәхси эше.

– Мин үзем 1954 елда туганмын, – дип сөйләде Фәрит Хөрмәтович. – 1960 елда хәреф таный, укый белә башлаганмын. Күп вакыт бабай белән әбидә була торган идем. Укырга бабай (Гатаулла) өйрәтте. Менә шул вакыттан район газетасын беләм мин. Ул вакытта газета “Яңа тормыш” дип атала иде. Әти, Хөрмәтулла, әни, Суфия, гел район газетасын алдылар. Әти балта остасы, кортчы, әни белән кибеттә саттылар да әле. Заманында 15ләп газета-журнал алдым. Елдан-ел алар азая барды. Әмма район газетасын бер ел да алмый калмадым. Аннан башка булмый.

– Хәзер район хәбәрләрен электрон челтәрләрдән, сайттан да укып була бит.

– Әмма кулга тоткан газета икенче, ул тере әйбер. Шыгырдап торган газетаны кулга алуы үзе ни тора! Ә анда таныш кешеләр, таныш урамнар... Мин район газетасын җыеп барам. Кирәге чыга бит аның. Кирәккәндә алып карыйм.

Журналистларга нинди теләкләрегез бар?

– Газетага бәя дә бирә алам. Язмалар дөрес, объектив булырга тиеш. Бигрәк тә кешеләр турында күпертеп язарга ярамый. Шулай бервакыт республика журналистының бер белгән кеше турында язган язмасын укыдым. Ошамады миңа ул язма. Артык күперткән. Аны бит башкалар да укый. Шуннан соң минем ул авторның язмаларын укыганым юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Журналист беренче тапкыр күргән герое турында бик белеп тә язмаска мөмкин бит. Ул мәкаләне герое сөйләгәннәрдән чыгып яза.

– Язасы кеше турында башкалардан сорашсын.

– Район газетасына нинди бәя бирәсез?

– Яратып укыйм мин район газетасын. Чөнки анда район тормышы языла. Арча җирлегендә яшәп, анда ниләр барын белмәү – монысы гафу итмәслек хәл. Менә миңа хәзер 67 яшь. Казанда институтта укыганда (5 ел) һәм армиядә хезмәт иткән ел ярымда гына район газетасын укый алмадым. Ә калган елларны мин һәрвакыт “Арча хәбәрләре” белән янәшә атлыйм.

Фәрит Гатауллинның редакциягә килүе дә очраклы түгел. Ул баш мөхәрриргә болай дип шалтырата: “Ни хәл бу? Миңа район газетасының эчке өлеше – атна вакыйгалары гына килде. Ә район тормышын яктырткан битләре юк. Почта ташучы, Фәрит абый, тегесе килмәде, уртасы бар, дип язып калдырган”. Ике арада җылы әңгәмә ялганып китә. Исрафил Рәхмәтуллович гомере буе район газетасына тугры калган укучыбызны редакциягә кунакка чакыра. Килмәгән газетаны бирә. Шул уңайдан без дә Фәрит Хөрмәтович белән сөйләшеп, үзен фотога төшереп алдык.

Чиратта кем?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X