erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе республика телеканалларында зарядка һәм программалардан башлана. Бу хакта ул бүген журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда сөйләде.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана. «Иртән торам, физкультура белән шөгыльләнгәндә «Мәйдан» яки ТНВны куям», – диде ул.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыкларны гына карамый. Зарядка вакытында аңа иртәнге «Башваткыч» («Головоломка») программасын карау ошый, анда көйне белергә яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртәне ул эш кабинетыннан төшерелгән фото урнаштыра, шулай итеп Татарстан халкына иртәнге яхшы теләкләрен юллый. 

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X