erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сак булыгыз – мошенниклар!

Полиция җинаятьчеләрнең гамәлләреннән зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, ләкин хокук бозучылар белән эш итүнең иң яхшы ысулы – уяу булу!

Гражданнарны алдалау, акчаларын үзләштерү өчен мошенниклар төрле ысуллар кулланалар.

Мошениклар кармагына эләкмәс өчен нәрсәләрне белергә кирәклеге хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Рәис Каюмов сөйләде.

– Бүгенге катлаулы шартларда да мошенникларның нинди ысуллар куллануы ачыкланды. Акча һәм кыйммәтле әйберләрне сакларга булышучы берничә гади киңәшне тәкъдим итәм, – диде Рәис Фәридович .

Беренче очрак: Алар сезгә билгесез номердан шалтыратып хәвефле тавыш белән якыннарыгызның фаҗигагә таруы һәм проблеманы чишү өчен  зур суммада акча кирәк булуы турында хәбәр итәләр.

Бу очракта, мәгълүматны тикшерү өчен туганнарыгызга шалтыратырга кирәк. Башта тынычланырга тырышыгыз, курыкмагыз. Шуны истә тотыгыз: төнлә шалтырату һәм эмоциональ басым ясау мошенниклар коралы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче очрак: Сез көтелмәгән җиңү турында СМС хәбәр алдыгыз! Башта уйлагыз! Призлы урын өчен сез акча түләргә тиеш түгел! Акчагыз белән аерылышырга ашыкмагыз!

Өченче очрак: Сезгә социаль яклау идарәсеннән хезмәткәрләр килсә, ишекне ачканчы, аларны җибәргән оешмага шалтыратыгыз. Бу очракта мошенниклар дулкынланыр. Беркайчан да акча, кыйммәтле әйберләрегез һәм документларыгызны бирмәгез.

Дүртенче очрак: Сезгә таныш булмаган кешеләр килеп, дару, азык өстәмәләре (БАД) тәкъдим итәргә мөмкин. Алданмагыз, чын даруларны һәм туклыклы өстәмәләрне даруханәләрдән сатып алырга була. Аларны кулланганчы табибка мөрәҗәгать итегез!

Тагын бер очрак: Сез Интернет сайтларында урнаштырылган рекламаларда теләсә нинди товар сатасыз, сатып аласыз яки арендага бирергә телисез һәм  акча күчерү өчен, банк картасы номерына өстәп,  сездән PIN–код, куркынычсызлык коды һәм телефон номеры аша килгән мәгълүматны телефоннан әйтергә кушарга мөмкиннәр. Исегездә тотыгыз! Бу очракта сезгә мошенниклар шалтырата! Адрес алучының ышанычлы булуын ачыкламыйча, акча күчермәгез! Пин-код, куркынычсызлык кодларын  телефоннан килгән өстәмә хәбәрне әйтмәгез. Беркемнең дә бу мәгълүматларны  сорарга хакы юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X