erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым түләү белән бәйле мәсьәлә борчый

Бүген редакциягә Арчадан Рөстәм Искәндәров бик дулкынланып килеп керде. Фотода күп функцияле үзәктә салым хезмәте күрсәтү тәрәзәсе янында.

- Арча шәһәрендә яшибез имеш, - дип сөйләде ул борчылып. - Күпме халыкка хезмәт күрсәтү оешмасын кыскарттылар. Райгаз, пенсия фондын кыскарттылар, төп оешмалары Сабада! Инде  менә салым инспекциясен дә яптылар. Нинди хәл бу?! Халык турында кайгырту шушы буламы? Бик җайлы иде әле. Менә мин бүген МФЦда булдым. Салым мәсьәләсе белән килүчеләр күп. Алга таба ничек эшне көйләрләр? Район җитәкчелеге бу мәсьәләне уңай хәл итсен иде...

Без шунда ук МФЦга бардык. Дөрестән дә салым хезмәте күрсәтү тәрәзәсе янында кеше күп иде. Салым инспекциясе хезмәткәре Лилия Рамазанова хезмәт күрсәтә. Әмма ул Арчада вакытлыча атнага бер тапкыр эшли. Калган көннәрне Казанда. Төрле сораулар белән килгәннәр.

- Мин салымны гел түләп барам. Тагын нинди бирәчәк калган минем?

- Юл акчасы килми. Минем салым буенча бирәчәгем юктыр ич?

- Нинди түләүләр өстәлеп килгән соң миңа?

- Тракторга салым ташлама белән исәпләндеме икән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Салым инспекциясе хезмәткәре Лилия Ризвановна һәр кешене игьтибар белән тыңлый, кирәк икән Казан белән элемтәгә керә, ничек тә сорауны ачыкларга тырыша. Аңа рәхмәт әйтеп китәләр. Эх, бу белгечләр Арчада гына эшләсә!

Без МФЦ җитәкчесе Нияз Галәвиев белән дә сөйләштек.

- Без салым мәсьәләләре белән килүчеләрне кабул итәбез, - дип аңлатты ул. - Әмма бездә салым инспекциясе мәгьлуматлары базасы юк. Шуңа без барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп бетерә алмыйбыз. Шулай да билгеле бер хезмәтләр җыелммасы  буенча сораулар белән эшлибез, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.

Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең физик затлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин хәбәр итә:
- Салым хезмәтләрен күрсәтү хәзер Арчада  күп функцияле үзәк аша башкарыла.  Сораулар туган очракта Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәге телефонына шалтыратырга мөмкин, аның номеры 88002222222. Шулай ук Федераль салым хезмәтенең сайтына www.nalog.gov.ru мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге сайтта шәхси кабинет аша салым инспекцияләренә электрон хат язырга була. Җавап кыска вакытта 20 көндә киләчәк. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, Казан шәһәренә Маршал Чуйков урамы, 2 нче йорт Г корпусы адресы буенча килергә кирәк.
 Хатлар язу өчен индекс 420094
ФСХ - федераль салым хезмәте.
График нигезендә Арчага кварталга 1 тапкыр белгечләр кайтуы каралган. Февраль аенда кайтачакбыз, Алла теләсә.
Салым инспекциясе хезмәткәре Лилия Ризвановна бурычларны түләтү буенча декабрь аенда атнага 1 тапкыр күп функцияле үзәктә хезмәт күрсәтә..
 Белгечләр кайтыр алдыннан хәбәр итәчәкбез, халыкка җиткерер өчен.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X