erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Санаторийлар 1 июньнән соң ачыла башлар дип фаразлана

«1 июньнән соң чикләү чаралары гамәлдән чыгарыла башлар дип өметләнәбез, акрынлап элекке эш режимына кайтырбыз дип ышанам», — диде Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе Павел Лоханов.

«Коронавирус таралуны кисәтү буенча РФ Хөкүмәте карары нигезендә, санаторийлар ябык. Әлегә без юлламалар бирүне санитар-эпидемиологик шартлар яхшырганчы һәм РФ Хөкүмәтеннән тиешле фәрман килгәнче туктатып тордык», — диде Павел Лоханов.

Аның сүзләренчә, санаторийлар ябык булуга карамастан, бернинди экономияләнгән акчалар юк, конкурс процедуралары үткәрелгән. «1 июньнән соң чикләү чаралары гамәлдән чыгарыла башлар дип өметләнәбез, акрынлап элекке эш режимына кайтырбыз дип ышанам», — диде фонд идарәчесе.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Павел Лоханов Федераль социаль иминиятләштерү фондының Үзәк аппараты белән консультацияләр уздырылганын әйтте. «Калган җәйге, көзге, кышкы айлар бюджет тарафыннан каралган юлламалар буенча хезмәт күрсәтүгә җитәрлек булыр дип уйлыйбыз. Санатор-курорт дәвалану буенча чиратта торган кешеләр дәүләт хезмәтен алсын өчен тырышачакбыз», — диде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X