erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Афәрин, кибетчеләр!

Кибеттән ачу килеп чыктым.

Кибеттә алдалыйлар. барлык кибетләрдә дә дип әйтмим. Сезнең товар алгач, чекны караганыгыз бармы?

Ташламалы бәяләр турында язам. Товар ташламалы бәя белән языла. Ә сатып аласың ташламасыз бәя белән. Хәзер кассада сорый башладым, ничә сумнан бирәсез, ташламалы бәя беләнме дип. Чөнки ничә тапкыр алдандым.

Әле яңа гына кибеттән "ташламалы" бәя белән ике шешә минераль су сатып алдым. Ташлама кибетнең картасы булган клиетларга гына дигәч, картасын да сатып алдым.

Алган әйберләрем дә аз, нишләп алай кыйммәт чыкты соң дип, чекка карасам, минераль суны 89 сумга сатып алганмын. Ә ташламалы бәясе 69 сум дип язылган. Ачу килде. Кире кердем кибеткә. Нишләп алай сатасыз, ташламалы бәядән исәпләмәгәнсез, дим. 

Бергә бәяләрне карадык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- 89 сум дигән бәяне тапмадык. 69 сум диелгән. 

-- Бу бәя икенче шешәнеке, ди.

-- Ә нишләп 89 сумны язмыйсыз. Бу бит алдауга керә. Берьюлы 5 шешә суны алдым инде мин сездән 69 сум дип 89 сумнан. Сатуның яхшы юлын уйлап тапкансыз.

Хөрмәттле сайтны укучылар! Алданмагыз!  Чекларыгызны карагыз, бәяләрне сорагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайсы кибеттэ?Хэзер барып тикшерэбез!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X