erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үсеш биредән башлана

“Үсеш ноктасы” программасы Арчаның 7нче номерлы (Айван авылында), Иске Чүриле, Лесхоз һәм Яңа Кенәр мәктәпләрендә эшчәнлеген башлап җибәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район хатын-кызлар комиссиясе рәисе Альмира Гатауллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең эшчәнлеген карап йөрде.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча контроль төркем рәисе Татьяна Ларионова җитәкчелегендә узган видеоконференциядә сүз, нигездә, мәгариф өлкәсендәге “Үсеш ноктасы” турында барды. Шушы көннәрдә районда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да булып, илкүләм проект кысаларында Яңа Чүриледәге психоневрологик интернат төзелешендәге эш барышы белән танышты.

“Үсеш ноктасы” программасы Арчаның 7нче номерлы (Айван авылында), Иске Чүриле, Лесхоз һәм Яңа Кенәр мәктәпләрендә эшчәнлеген башлап җибәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район хатын-кызлар комиссиясе рәисе Альмира Гатауллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең эшчәнлеген карап йөрде. Мәктәпләрдә “Технология” (кызлар, малайлар өчен аерым бүлмәләр), “Математика һәм информатика”, “Физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре” фәннәре, аерым гомуми белем бирү программасы буенча шахмат уйнау почмагы булдырылган. Аларга өйрәтүчеләр махсус курсларда белемен арттырган.

Һәр бүлмәнең стенасы проектның эмблемасы — өскә таба үрелүче башак рәвешендәге сүрәт белән бизәлгән, махсус төсләргә буялган, һәр фәнгә кирәкле җиһазлар кайткан. Бүгенге көнгә җиһазлар һәммәсе дә кайтып бетмәсә дә, 2019 ел ахырына барлык кирәкле эш кораллары, эш җиһазлары булачак. Әлеге проект кысаларында хәзер авыл мәктәпләрендә белем алучы балалар робот техникасын үзләре җыеп, пульт идарәсе ярдәмендә аларны эшләтә ала. Димәк, киләчәктә авыллардан инженер-конструктор, архитектор, тегүче кебек һөнәр ияләре шактый чыгар дигән өмет бар. Балалар хәзер вордскилз ярышы кысаларына керүче һөнәрләрнең беразын булса да кечкенәдән күреп, аңлап, эшләп карап үсәчәк. Киләчәктә әлеге бәйге җиңүчеләре дә чыкмый калмас үзләреннән дигән өмет тә бар. Тагын шунысы бар, проект әлегә дүрт мәктәптә генә тормышка ашырылса да, уңышлы эшләп киткән очракта ул башка мәктәпләргә дә үтеп керми калмас. Ә дүрт мәктәпнең филиалында укучылар бирегә килеп шөгыльләнә ала. Түгәрәкләрне балаларның вакытына, мөмкинлегенә карап билгеләгәннәр, дәресләр беткәч тә, кич тә килеп шөгыльләнә алалар. Укытучылар әйтүенчә, робот җыю түгәрәген бик яраталар икән. Иске Чүриле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары хәтта, түгәрәк сәгате беткәч, өйгә кайтасы килмичә, кайтып китә икән.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Информатика бүлмәләренә проект кысаларында ноутбуклар, сенсорлы такта, 3D принтерга кадәр кайткан. Технологиядә кызлар тегү машиналарында тегәргә, малайлар тормыш-көнкүрештә еш кулланыла торган заманча эш кораллары белән эшләргә өйрәнә, муляжлар ярдәмендә хәрби күнекмәләрнең башлангычын да үзләштерә алачак. Мәктәпләрдә шахмат осталары да артыр дип көтелә, чөнки шахмат почмаклары үзләренә дәшеп, күп укучыны кызыксындырыр.   

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X