Арчаның сәнгать мәктәбендә 5 яшьтән 17 яшькәчә балалар шөгыльләнә
Биредә һәрдаим төрледә-төрле чаралар булып тора. Укучылар үзеләрен төрле бәйгеләрдә сынап, алдынгы урыннарны алалар.
Кичә шундый күңелле чараларның берсендә булдым. Әзерлек бүлегендә "Бантиклар көне" дип исемләнгән әкияти-музыкаль чара узды. Сәнгать мәктәбенең иң кечкенә укучылары ике ай эчендә үзләренең нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтте. 5 яшьлек әлеге сабыйлар биеп-җырлап кына калмады, инглиз теленнән үзләштергән белемнәрен дә тәкъдим итте.
Әзерлек төркеме укучыларыннан тыш, шулай ук беренче ел театраль түгәрәктә шөгыльләнүче 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар әкият сәхнәләштерде. Яшь артистлар үзләрен беренче тапкыр сәхнәдә сынап карады.
Балаларда кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимнәргә афәрин диясе килә. Эшләрендә уңышлар теләп калам.
Нет комментариев