erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Соңгы сулышына чаклы машина астыннан чыгарга тырышкан (Фаҗига эзеннән)

Судья җинаять эшен карауны 8 сентябрьгә кадәр кичектерде.

Шушы көннәрдә Идел буе район судында Казан медицина көллиятенең 20 яшьлек студентын таптатып үтерү турындагы җинаять эшен карый башладылар. Медик булырга хыялланган егет Аяз Зәкиев уку йорты диварлары янында 15 апрель көнне һәлак булган - аны артка чигенгән "Газель" бәрдергән. Үз чиратында 23 яшьлек "Газель" йөртүчесе юлында гыҗәяүлене күрмәгән - хәзер аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.   Йөртүче сөйләгәнчә, ул заказ буенча китерелгән сулы шешәләрне бушату өчен автомобиле белән тротуарга кергән.   Шофер артка чигенгән вакытта, «Газель» артында басып торучы студент егет машина тавышын ишетмәгән. Машина астында калган егет берникадәр вакыт автомобиль астыннан чыгарга тырышып караган...   "Әгәр күргән булсам, әлбәттә, аны читләтеп үткән булыр идем. Бу бит махсус эшләнелмәгән. Мин кар көртенә килеп бәрелдем, дип уйладым", -дигән иде "Газель" йөртүче шофер фаҗига урынында.   23 яшьлек егетнең машина йөртү стажы - нибары ике ел. — Арткы чигенә башлаганчы машина йөртүче әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына ышанырга тиеш,-дип сөйли Казан шәһәре Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Айрат Сабитов. - РФ Җинаять кодексы нигезендә, үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.   Булган хәлдән соң "Газель" йөртүчесенә карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәсен бозу" буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнелүче Дмитрий Агафоновка читкә китәргә ярамый. Суд утырышында ул бик нык борчылды. Аның адвокаты Рөстәм Вәлитов аңлатканча, Дмитрий кеше үлеменә гаепле булуын бик авыр кичерә.   Гаепләнүче Казанда туган һәм биредә яши, урта белемле, фаҗигага кадәр экспедитор-шофер булып эшләгән, рәсми рәвештә өйләнмәгән, әмма тәрбиясендә бер яшьлек бала бар. Моңарчы хөкем ителмәгән.   Зыян күрүче, мәрхүм егетнең әнисе Рәмзия Зәкиева үз-үзен начар хис итүе аркасында судка килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган. Судья Адилә Зәйниева бу үтенечне канәгатьләндерде.   Шуннан соң Идел буе районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Семен Поляков гаепләү бәяләмәсен укыды. Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләрен искә төшереп, прокуратура вәкиле гаепләнүче Агафонов берничә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозды, соңгы чиктә бу фаҗигагә китерде: автомобиль тротуарда хәрәкәт иткән, артка чигенә башлаганчы машина йөртүче әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгына инанмаган.   - Агафонов тарафыннан санап үтелгән хокук бозулар булмаса, үлемгә китергән фаҗигадән егетне йолып калып була иде, - дип йомгаклады прокурор ярдәмчесе.   Гаепләнүче үзе, башын түбән иеп, гаебен тулы күләмдә тануын һәм аның эшен аерым тәртиптә карауны соравын әйтте (җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирә). Ләкин дәүләт гаепләүчесе Поляков моңа кискен каршы төште: янәсе, суд тарафыннан җинаять эшен карау гомуми тәртиптә узарга тиеш, чөнки кеше таптату факты һәрьяклап өйрәнелергә, тикшерелергә тиеш.    — Дәүләт гаепләве җитәрлек дәрәҗәдә ышандырырлык түгел. Тикшерү барышында әлеге фактның нечкәлекләре өйрәнелгән, алар аңлаешлы һәм ачык, - дип каршы төште аңа Агафоновның адвокаты Вәлитов.   Судья җинаять эшен карауны 8 сентябрьгә кадәр кичектерде.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА Шәһри Казан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34198

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X