Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Созвездие-Йолдызлык - 2022” фестивале зона этабының икенче көне уза

    "Созвездие-Йолдызлык 2022" фестивале зона этабы быел Арчада бара

    17-19 март көннәрендә «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы уза. Фестивальдә катнашу өчен 3 көн дәвамында районыбызга 7 районнан катнашучылар җыела.

    Кичә, 17 март көнне Арча, Әтнә, Теләче районы катнашучыларының чыгышлары каралу турында язган идек. Кичәге чыгышларның нәтиҗәләре бүген билгеле булачак.

    Арча мәдәният йорты сәхнәсен бүген көн дәвамында Балтач һәм Биектау йолдызчыклары балкытачак. Барысы 96 концерт номеры әзерләнгән.

    Катнашучыларның барлык чыгышларын http://yold.ru сайтындагы туры эфирда карарга мөмкин.

    Реклама

    Иң яхшы номерлар фестивальнең гала-концертына сайлап алыначак, ул 19 мартта 18.00 сәгатьтә узачак

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: